Шәһәр халкын квестлар, уеннар, мастер-класслар һәм фәнни дәресләр көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). 20 һәм 21-нче апрель көннәрендә Татарстанның табигать тарихы музеенда «Бөтендөнья Җир көне!» билгеләп үтеләчәк. Шәһәрлеләр өчен квестлар, уеннар, мастер-класслар һәм башкалар оештырылачак.
20 һәм 21-нче апрель көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр килүчеләр өчен «Төрле төстәге планета!» танып белү квестын уздырачаклар. Квестның һәр катнашучысын кызыклы сораулар һәм биремнәр көтә, аларны үтәү барышында алар җир белән бәйле кызыклы фактлар белән танышачаклар.
10.00 сәгатьтә бәйрәм хөрмәтенә музейда «Керпене коткарыйк!» акциясе узачак. Акция 1-нче майга кадәр дәвам итәчәк, бу вакытта барлык теләүчеләр музейга кулланылган энергия саклаучы лампалар һәм батарейкалар алып килә ала.
12.00 сәгатьтә барлык теләүчеләр дә май белән рәсем ясау буенча, ә 15.00 сәгатьтә квиллинг буенча «Җир планетасы» мастер-классында катнаша ала.
21-нче апрельдә 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр музейга килүчеләр өчен экологик дәрес, ә 13.00 сәгатьтә – «Мавыктыргыч экология» фәнни тамашасы үткәреләчәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.
Чаралар турында мәгълүматны телефон аша ачыкларга була: 8(843) 567-80-37, 567-80-35.