В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмә «Игелек декадасы» – Халыкара инвалидлар көненә багышланган бушлай чаралар циклы кысаларында уздырыла.
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь). 2-нче декабрь көнне Е.А.Боратынский музеенда бер көнгә «Особенная кРАСота» күргәзмәсе ачылачак. Исемендә РАС (Аутистик спектрның бозылуы) аббревиатурасы шифрланган. Мондый авыру диагнозы картиналары күргәзмәдә тәкъдим ителгән Полина Варина – 16 яшьлек рәссам кызга куелган.
Полина Варина рәсем сәнгате белән балачактан шөгыльләнә, соңгы елларда – тәҗрибәле педагог-остаз Ольга Васильева белән. Картиналар аша кыз үзенең гүзәллекне аңлавын чагылдыра, үзенең эчке дөньясын ача.
Күргәзмә «Игелек декадасы» – Халыкара инвалидлар көненә багышланган үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен бушлай җайлаштырылган чаралар циклы кысаларында үткәрелә. ТР Милли музеенда һәм аның филиалларында барлыгы 60 чара әзерләнгән.
«Особенная кРАСота» күргәзмәсе «Трамплин» хәйрия фонды ярдәме белән оештырылган, аның эшчәнлеге мөмкинлекләре чикле булган балаларны социаль адаптацияләүгә һәм һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән.
Күргәзмәгә керү бушлай. Килүчеләргә битлекләрдән булу һәм санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү мәҗбүри. Өстәмә мәгълүматны музейга +7(843)236-13-22 телефоны буенча шалтыратып белергә була.