Бу айда Татарстан башкаласының спорт мәктәпләрендә ачык ишекләр көннәре уза. Бу атнада ата-аналар балаларын тимераякта шуу, җиңел атлетика һәм нәфис гимнастика, футбол һәм хоккей дәресләренә яздыра алалар.
Бүген «Баско» һәм «Юдино» боз ареналарында 17:00 дә керлинг, каратэ, фигуралы шуу, футбол һәм хоккей буенча төркемнәргә җыю уздырачаклар. Дәресләрне «Стрела» спорт мәктәбе оештыра. 17:30 да «Максат» урта мәктәбендә (Хөсәен Мәүлитов ур., 4) ачык ишекләр көне планлаштырылган, анда ата-аналар балаларын футбол буенча күнегүләргә яздыра алачак.
«Трудовые резервы» ФСБнең Олимпия резервы спорт мәктәбе берничә очрашу оештыра. Иртәгә 16:30 да ачык ишекләр көнендә «Грация» спорт мәктәбеннән (Горький исемендәге парк) һәм «Вахитов районы» урта мәктәбе («Трудовые резервы» стадионы). Балаларны баскетбол, футбол, тимераякта шуу, җиңел атлетика һәм нәфис гимнастика буенча күнегүләргә яздырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә барлыгы 17 муниципаль спорт мәктәбе эшли, аларда 46 төрле бушлай дәресләр уза. Узган уку елында спорт оешмаларында 16 меңнән артык бала тәрбияләнгән.
Казанның муниципаль спорт мәктәпләрендә ачык ишекләр көннәре уза

Шулай ук иртәгә, 5 сентябрьдә, «Снежный Барс» спорт мәктәбе биатлон, чаңгы ярышлары һәм спорт ориентирлашу буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Балаларны әти-әниләре белән 16:00 сәгатьтә «Локомотив» стадионында (Футбол ур., 1) көтәчәкләр.

«Ак Бүре» спорт мәктәбе (Ваһапов урамындагы 19 нчы йорт артында) 6 сентябрьдә 9:00 сәгатьтә тхэквондо, гандбол, фигуралы шуу һәм хоккей буенча күнегүләргә җыю үткәрәчәк. Баланы «Волна» спорт мәктәбенә хоккейга, нәфис гимнастикага яисә йөзүгә шул ук көнне 10:00 сәгатьтә Бондаренко урамындагы 2 йорт адресы буенча язарга мөмкин булачак. Туплы хоккейга, спорт аэробикасына, тенниска һәм көрәшкә җыю 14:00 сәгатьтә «Ракета» ФСБдә (Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамындагы парк) узачак.

Тулы җәдвал белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Балаларны төркемнәргә язганда, сәламәтлек торышы турында белешмә бирергә кирәк, дип ачыклык керттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә барлыгы 17 муниципаль спорт мәктәбе эшли, аларда 46 төрле бушлай дәресләр уза. Узган уку елында спорт оешмаларында 16 меңнән артык бала тәрбияләнгән.

2025-09-04T13:36:40+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.