В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта Казан шәһәр Думасының XXIV сессиясендә хәбәр иттеләр
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренчә, шәһәр архивында шәхси мәгълүматлар белән 13 фонд булдырылган инде. Алар арасында Советлар Союзы Герое һәм Казанның мактаулы гражданины Михаил Девятаев, Дан орденының тулы кавалеры Анатолий Тякин, Бөек Ватан сугышы ветераны Котлыәхмәт Шәяхмәтов, парашютчы-рекордчы Павел Клетнев, полиция майоры Алмаз Сабиров, хәбәрче Софья Хәмидуллина, туган якны өйрәнүче тарихчы Анатолий Елдашев эшләре бар.
«Казанның уникаль меңьеллык тарихы бар, ул якты вакыйгалар, шәһәребез тормышында эз калдырган күренекле шәхесләргә бай. Бүген безнең янәшәдә Казан һәм республика тарихына гына түгел, тулаем ил тарихына да йогынты ясаучы кешеләр яши. Нәкъ менә үткән һәм бүгенге вакыйгаларның фактларының дөреслеген саклау – бүгенге һәм киләчәк буынга тарихның девальвация куркынычын киметеп, дөрес карарлар кабул итү мөмкинлеге», – диде Илсур Метшин.
Шәхси архивларда иң киң таралган документлар оештыручыларның эш нәтиҗәләрен һәм иҗатын чагылдыра – болар мәкаләләр, басмалар, кулъязмалар.
Мәсәлән, туган якны өйрәнүче тарихчы Анатолий Елдашевның шәхси фонды булдырылган. Ул – 600 дән артык басма, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы һәм Казан төбәгендә христианлык тарихына багышланган 50 китап һәм брошюра авторы.
«Шәхси мәгълүмталар белән документлар илнең тарихи-мәдәни үсешенең аерылгысыз өлеше булып тора. Безнең шәһәр республиканың һәм башкаланың үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә бай. Алар турында мәгълүмат шәһәр тарихында сакланырга тиеш», – дип билгеләп үтте Гөлнара Мусина.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, хәзер тарихны белмәү һәм үткән вакыйгаларны аңлы рәвештә бозу белән бәйле тарихи фактлар турында дөрес булмаган мәгълүмат таралу очраклары күзәтелә.
«Бүген тарихи хакыйкатьне саклау мәсьәләсе аеруча актуаль. Тарих – бер язучы авторлыгындагы китап түгел, бу кешеләр, казанлылар. Бүгенге көндә әлеге залда булган һәрберегез – тарихның бер өлеше. Соңгы ун елда гына да, Россиядән читтә дә танылып, шәһәребез яңа баскычка күтәрелде. Безнең бурыч – әлеге мирасны тарихи хәтердә саклап калу һәм аны киләчәк буынга тапшыру. Вакытлар бәйләнешен торгызып һәм документаль мирасны саклап, архивчылар мөһим эш башкаралар», – дип аңлатма бирде Мэр.