Шәһәрнең гомуми һөнәрчелек идарәсе аттестатын 1896 елда балта остасына кызыл агачтан җиһазлар ясау өчен биргәннәр
Фото: Денис Гордийко
Табылган материаллар арасында шулай ук шәһәр Думасы документы – Казан планыннан Александр II һәйкәлен кую өчен урынны күрсәтеп, 1890 ел белән даталанган күчермә кызыксыну уята. Монумент 1895 елның 30 нчы августында Ивановск мәйданында, хәзерге 1 нче Май мәйданында ачылган, хәзер анда Муса Җәлил һәйкәле урнашкан.
«Архивта сакланган барлык документлар да кыйммәт экспертизасын уза. Аларның аерым тарихи әһәмияткә ия булганнары аеруча кыйммәтле статуска ия була ала. Быел архивның 10 документы аеруча кыйммәтле дип танылды, алар Бөек Ватан сугышы чоры белән бәйле», – дип өстәде Гөлнара Мусина.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәте – Россиядә иң борынгыларның берсе, ул быел 105 елны билгеләп үтә. Архив фонды илдә иң эреләр рәтенә керә, Мәскәү, Ленинград һәм Түбән Новгород фондларыннан калыша. Сакланган документлар 1709 ел белән даталана, ә аерым материаллар XI һәм XVII гасырларга карый.