Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2020, 15:44

Мәскәүдә дәүләт хезмәтләре, цифрлы икътисад, акыллы шәһәр һәм төбәк мәгълүматлаштыру үсеше турында фикер алышачаклар

21-22-нче майда «Киләчәкнең сервислы дәүләте 2020» Бөтенроссия гамәли форумы узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). 21-22-нче майда Мәскәүдә «Киләчәкнең сервислы дәүләте 2020» Бөтенроссия гамәли форумы узачак. Чара Россия Федерациясендә дәүләт хезмәтләре, цифрлы икътисад, акыллы шәһәр һәм төбәк мәгълүматлаштыру үсешенең гамәли мәсьәләләрен хәл итүгә багышланган.

Форум кысаларында IX Россиякүләм «Киләчәк күп функцияле үзәге. Актуаль мәсьәләләр һәм чишелешләр» семинар-конференциясе планлаштырылган, ул бер тәрәзә дәүләт хезмәтләрен үстерүгә багышлана. Моннан тыш, биредә «Цифрлы икътисад һәм сервислы дәүләт», «Акыллы шәһәр һәм төбәкне мәгълүматлаштыру» дигән панель дискуссияләр узачак. Форумда шулай ук Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Россия Элемтә министрлыгы, Россия Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Федераль салым хезмәте, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Росреестр, Россия Пенсия фонды, Россия Хезмәт министрлыгы һәм башка федераль ведомстволар вәкилләре катнашында Федерация Советының цифрлы икътисадны үстерү буенча советның Россия Федерациясендә дәүләт хезмәтләре, цифрлы икътисад һәм төбәкне мәгълүматлаштыру үсешенең гамәли мәсьәләләренә багышланган ачык утырышы булачак.

Форумда төбәк һәм муниципаль хакимият органнарының профильле ведомстволары вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күп функцияле үзәкләр, оешмалар җитәкчеләре, дәүләт контрактларын гамәлгә ашыру өстендә эшли торган компанияләр экспертлары катнашачак. Проектта катнашу турында тулы мәгълүматны сайтта табарга мөмкин.

Чара Федерация Советының цифрлы икътисадны үстерү советы, Федерация Советының Конституция законнары һәм Дәүләт төзелеше комитеты, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Аналитик үзәге ярдәмендә үткәрелә.

Барлык яңалыклар