В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әгәр шәһәр кешеләре гадәти булмаган экспериментны уңай бәяләсә, мондый люклар башка урамнарда да куелачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Казанның Мәскәү районында совет тәңкәсенә охшатып ясалган гадәти булмаган люклар – бер тиенлек тәңкәләр барлыкка килде. Аларны Восход һәм Гагарин урамнары киселешендә урнаштырганнар. Киләчәктә шәһәрлеләр гадәти булмаган экспериментны уңай бәяләсә, мондый люклар районның башка урамнарында да пәйда булачак.
«Шәһәр киңлеген бизәү - ул җәмәгать урыннарын үзгәртү яки кече архитектура формаларын урнаштыру гына түгел. Бу әле бер карашка вак-төяк кебек тоелган кызыклы, гадәти булмаган сурәт төшерелгән инженер люклары да, - дип саный Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов. - Әлегә бары өч кенә люк урнаштырдык, шәһәрлеләрнең тәэсирен карыйк. Әгәр люклар уңай фикерләр тудырса, без әлеге тәҗрибәне ничек зурайтырга кирәклеге турында уйлаячакбыз.
Совет тәңкәләре рәвешендәге люкларны Мәскәү районында урнашкан Гагарин урамында урам-юл челтәрен төзекләндерү барышында урнаштырганнар.