В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Космонавт портреты төшерелгән графитины Королева һәм Гагарин урамнары арасында урнашкан “Гагарин Урамы” тукталышында табарга була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель) Казан шәһәрендә бүген - Космонавтика көнендә, Мәскәү районының остановкаларының берсендә Советлар Союзы герое, очучы – космонавт Юрий Гагаринның рәсеме барлыкка килде. 1961 елның 12-нче апрелендә ул җир шары тирәли орбиталь әйләнеш ясаган ил герое.
Космонавт портреты төшерелгән графитины Королева һәм Гагарин урамнары арасында урнашкан “Гагарин Урамы” тукталышында табарга була. Әлеге проектны ясау өчен Pshik иҗат студиясенә бер көннән әзрәк вакыт кирәк булган. Әлеге оригиналь графити турында социаль челтәрләрдә бик күп уңай коментарийләр һәм фикерләр барлыкка килә.
Шулай ук Космонавтика көнен билгеләп үтү кысасында, бүген “Московский” мәдәнят һәм спорт үзәгендә 12 сәгатьтә бәйрәм торты һәм печеньеләр әзерләү буенча мастер класс уздырылачак. Әлеге чара Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләре белән берлектә оештырыла. Биредә 102-нче гимназиянең 5 “Ж” сыйныфы укучылары булачак пешекчеләр һәм кондитерлар катнашачак.