В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Берничә йортта яшәүчеләр, шулай ук гимназия һәм ике балалар бакчасы сусыз калган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Алинә Бережная). Казанда Серов урамы 2а адресы буенча урнашкан суүткәргечтәге аварияне бетерәләр. Урында «Водоканал» МУП бригадалары эшли.
Предприятие матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Серов 2а урамындагы суүткәргеч торбадан су агу турындагы гариза 13-нче июль кичендә кергән. Су белән тәэмин итү системасын тикшерү нәтиҗәсендә 300 мм диаметрлы суүткәргечтәге өзеклек ачыкланган.
«Хәзерге вакытта әлеге суүткәргечтә авария хәлен бетерү эшләре бара. Эшләр башкару өчен 9:10 сәгатьтә суүткәргеч участогы сүндерелде», – дип аңлаттылар «Водоканал» матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта су белән тәэмин итү түбәндәге адреслар буенча сүндерелгән: Батыршин урамы, 13, 15 (9-нчы номерлы гимназия) 17, 21, 18, 20, 22, Коләхмәтов урамы, 20а (97нче номерлы балалар бакчасы), Серов урамы, 2а (395-нче номерлы балалар бакчасы). Эшләрне бүген 20:00 сәгатькә төгәлләү планлаштырыла.
Автоцистерналар белән су ташу башкарыла. Гаризалар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.