В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Участокларда җылылык үткәргечне төзекләндерү планлаштырылган
Казанның Мәскәү районында берничә урамда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу җылылык үткәргечне төзекләндерү белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
8 нче июльдән 31 нче июльгә кадәр Хәсән Туфан урамы буенча Коломна урамыннан Академик Королев урамына кадәр участокта транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
8—10 нчы июльдә Академик Королев урамындагы 24/30 номерлы йорт янындагы юл өлешчә ябылачак.
11—13 нче июльдә Академик Королев урамындагы 45 нче йорт янындагы транспорт юлы өлешчә ябык булачак.
8 нче июльдән 31 нче июльгә кадәр шулай ук Хәсән Туфан урамы буенча Академик Королев урамындагы 45 нче йорт янында хәрәкәтне чикләячәкләр.