Шулай ук кичә автомобильче электр самокатында хәрәкәт итүче җәяүлене бәрдергән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). Кичә Казанда 108 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләрдә 7 кеше зыян күрә – алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала.
Юл-транспорт һәлакәтләре арасында электр самокатында хәрәкәт иткән 19 яшьлек җәяүлене бәрдерү дә бар. Беренчел мәгълүматлар буенча, 25 яшьлек Haval автомобиле йөртүчесе Уң як Болак урамындагы 35/2 номерлы йорт территориясеннән чыкканда егеткә юл бирмәгән. Аңа медицина ярдәме күрсәтелә, аннан соң хастаханәдән җибәрелә.
Шул ук көнне Opel автомобиле руле артындагы 48 яшьлек автоледи Декабристлар урамындагы 83 нче йорт каршында, беренчел мәгълүматлар буенча, уңга борылганда 77 яшьлек пенсионер ханымга юл бирми. Хатын-кыз көйләнә торган җәяүлеләр кичүе буенча хәрәкәт иткән. Аңа дәвалау учреждениесендә ярдәм күрсәткәннәр.
Шулай ук бер көн элек 55 яшьлек хатын-кыз белән юл-транспорт һәлакәте булган. Аны 25 яшьлек Kia автомобиле йөртүчесе бәрдерә, ул, беренчел мәгълүматлар буенча, Завойский урамындагы 18 нче йорт ишегалдында артка хәрәкәт итә һәм маневрның куркынычсызлыгына инанмый. Хатын-кызга хастаханәдә ярдәм күрсәтелә, аннан соң өенә чыгаралар.
Узган тәүлектә ТР башкаласында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 463 машина йөртүче һәм 207 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 55 машина йөртүче куркынычсызлык каешларын эләктермәгән, 88 е җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын дүртесе балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Сигез шофер исерек килеш машина йөрткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.