Бүген автобуслар рейска җәдвәл буенча чыкты, маршрутлардан тайпылулар теркәлмәде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Бүген Казан автобуслары шәһәр маршрутларына җәдвәл буенча чыкты. Казан транспорт предприятиеләрендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Гидрометүзәк фаразлары нигезендә кизү смена оештырылды, төнлә шәһәр маршрутларына салкын һавада чыгу өчен күчмә состав әзерләделәр, барлык кирәкле профилактик чаралар үткәрелде. Автобуслар автопаркларда 3.00 сәгатьтән җылытылды. Транспорт комитетында билгеләп үтүләренчә, маршруттан бер генә тайпылу да теркәлмәгән.
Һава торышы электр транспортына төзәтмәләр кертте. Трамвайларның шәһәр маршрутларына соңрак калып чыгуы билгеләнде. Аномаль салкын һава торышы аркасында элемтә челтәренең ике өзелеше теркәлде – чыбыклар каткан, шуңа күрә кыска вакытка иртән троллейбус һәм трамвай маршрутларының хәрәкәте туктатылды. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең техник хезмәте белгечләре бүген көчәйтелгән режимда эшлиләр. Өзелгән челтәрләр оператив рәвештә бетерелә.
Исегезгә төшерәбез, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, бүген 9.00 сәгатькә Казанның төрле районнарында һаваның минималь температурасы минус 29,1 градустан минус 32,7 градуска кадәр тирбәлде. Якын шәһәр янында, аэропорт территориясендә, һава минус 34,5 градуска кадәр суынган. Бүген көндез һава температурасы 22-24 градус салкын тәшкил итәчәк. Гомумән алганда, шәһәр буенча алмашынучан болытлы һава фаразлана, явым-төшемсез. Көндез салмак көнчыгыш җиле исәчәк. Юлларда бозлавык саклана.