В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң зур люстраның авырлыгы – 400 килограмм, ике кечерәк люстраның авырлыгы – 250 шәр кг.
Казан шәһәре KZN.RU фотосы
Казан Ратушасында Колонна залын бизәп торучы төп люстраларны юганнар. Аларның якты диодлы 300 лампасын алыштырганнар. Төп чаралар уздырыла торган залда мондый эш елына ике тапкыр башкарыла.
Люстраларның гомуми авырлыгы тоннага якын: Колонна залындагы иң зур люстраның авырлыгы – 400 кг, ике кечерәк люстра 250 шәр кг авырлыкта. Ратушаның техник белгечләре люстраларны идәнгә кадәр төшерәләр. Люстраларны бинаның өченче катында һәм чормада урнаштырылган махсус механизм ярдәмендә ике кеше кулдан аска төшерә. Куркынычсызлык техникасы буенча, әлеге гамәл бик акрын башкарыла, шуңа күрә яктырткычны төшерү якынча – 10–15 минут, күтәрү 20–25 минут вакытны ала.

Лампаларны алыштырганнан соң, Ратуша хезмәткәрләре эшкә керешә. Башта люстрага махсус сыеклык сиптерелә, аннары, ялтырау һәм балку үзенчәлеген саклау өчен, бәллүр бөртекләренең һәрберсе кулдан яхшылап сөртелә, шулай ук Яңа ел тамашаларыннан соң кереп калган конфетти кисәкләре җыеп алына, төзек булу-булмавына карамастан, 300 лампаның барысы да алыштырыла. Гомумән алганда, люстраны чистарту эше 6 сәгатькә якын вакытны ала. Алга таба лампаларны июль аенда, җәйге яллар вакытында алыштырырга ниятлиләр.
Люстраларның барысы да махсус Казан Ратушасы өчен эшләнгән, аларны 2005 елда үткәрелгән төзекләндерү эшләре вакытында урнаштырганнар, дип сөйли эшләр белән идарә итүче урынбасары – Казан Ратушасында чаралар үткәрү бүлеге башлыгы Динә Латфуллина. Алар Чехия белгечләре тарафыннан шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм итүгә берничә көн кала җыелган.

Ратушаның төп яктырткычлары Swarovski бәллүр җепләре белән бизәлгән, кристаллар озакка чыдам һәм дистә еллар дәвамында үзләренең ялтырау үзенчәлекләрен саклап калырга сәләтле. «Люстраларның, бинага килгән кунакларның хушын ала торган матурлыгын озак еллар саклап тору безнең төп бурыч», - диде Динә Латфуллина.
Хәзерге вакытта бина кабат кунаклар кабул итәргә һәм мөһим чаралар уздыруга әзер.