В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аны ясау өчен 200 килограммга якын пластик капкач кирәк булган
Фото: Danaflex
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы сентябрь). 188 нче күп профильле лицей укучылары бер ай эчендә 200 килограммга якын пластик капкач җыйганнар һәм аларны эшкәртүгә тапшырганнар. Эшкәртелгән пластиктан фотозона ясалган.
«I’ll be back! – Мин кайтам!» экопроекты идеясе җитештерү калдыкларына икенче тормышны файдалы предметлар яки арт-объектлар рәвешендә бүләк итүдән гыйбарәт.
Капкачларны җыюда актив катнашкан сыйныфлар Danaflex җитештерү мәйданчыгына килгәннәр, анда аларга көн саен куллана торган пакетлар ясау процессын күрсәткәннәр.
Моңа кадәр KZN.RU «Кремль» метро станциясе янында эшкәртелгән пластиктан экоэскәмияләр урнаштыру турында хәбәр иткән иде.