В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Декабрь ахырына кадәр шәһәрдә тагын 191 күтәргеч җайланма яңартылачак
Денис Гордийко фотосы
Бу елны Казанның күпфатирлы 107 йортында 324 лифт алыштырылган. Аларның кулланылыш срогы бу елны тәмамлана торган булган.
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты хәбәр иткәнчә, декабрь ахырына кадәр шәһәрдә тагын 191 күтәргеч җайланманы алыштыру планга кертелгән. Бу елны барлыгы 457 лифт алыштырылачак. Соңгы еллар өчен бу рекордлы сан санала. Чөнки бу елга кадәр алдагы өч елда нибары 428 лифт кына алыштырылган. Ә 2025 ел 457 лифт алыштырылуы белән дә әһәмиятле булачак.
Лифтларны алыштыру күпфатирлы йортлардагы капиталь төзекләндерүнең аерылгысыз өлеше булып тора һәм ул төп эшләр исемлегенә керә. Исегезгә төшерәбез, лифт җиһазларының норматив кулланылыш срогы 25 ел дип билгеләнә. Әлеге срок тәмамлангач, төбәк операторы, торак милекчеләре ширкәте, торак-коммуналь хуҗалыгы комплексы яки идарәче компания расланган капиталь төзекләндерү планы нигезендә лифтларны яңаларына алыштырырга тиеш.