Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.01.2023, 13:43

Узган тәүлектә Казанда 607 юл эшчесе һәм 498 берәмлек техника кар чистарткан

Шәһәр урамнарыннан 12,4 мең тонна кар чыгарылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 12 мең 425 тонна кар чыгарылган. Аларның 7875 тоннасын кар эретү пунктларына, тагын 4550 тоннасын коры чүплекләргә озаттылар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Юлларны җыештыруга 607 юл эшчесе һәм 498 берәмлек техника, шул исәптән 174 төягеч, 173 үзбушаткыч, 58 трактор щеткасы, 38 катнаш юл машинасы һәм 22 грейдер җәлеп ителгән.

Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 513 мең тонна кар чыгарылган, 339 мең тонна кар эретү пунктларына, тагын 174 мең тонна коры чүплекләргә озатылган.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.

Ишегалларында кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә яки ниндидер сәбәпләр аркасында торак милекчеләрен канәгатьләндермәсә, алар идарәче оешмага мөрәҗәгать итә, «Ачык Казан»да гариза калдыра яки Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирә ала.

Барлык яңалыклар