Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.05.2020, 15:47

Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә тагы берничә хезмәт күрсәтелә башлый

Хәзерге вакытта «Минем документлар» офислары 112 төр хезмәт күрсәтә

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә республика халкына гомуми үзизоляция һәм чикләү чаралары кертелгәнчегә кадәр кулланышта булган берничә хезмәтне күрсәтү яңартыла.

Хәзер «Минем документлар» офисларында баштагы кебек үк, илкүләм һәм халыкара машина йөртү таныклыкларын алыштыруны рәсмиләштерергә, беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү билгеләүгә гариза бирергә, хөкем ителүнең, гражданлык хәле актлары дубликатларының барлыгы (булмавы) турында белешмәләр алырга мөмкин, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең рәсми интернет-порталында.

Чикләү чаралары кертелгәнче, татарстанлыларга 205 төр хезмәт күрсәтелгән. Хәзерге вакытта «Минем документлар» офислары 112 төр хезмәт күрсәтә. Яңа эш шартларында Татарстанның күпфункцияле үзәкләре белгечләре 185 меңнән артык хезмәт күрсәткән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда күпфункцияле үзәкләр офисларында шәһәрлеләрне кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла: +7(843)222-06-20 телефоны яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталында алдан теркәлү сорала. Офисларга медицина битлекләрендә, перчаткаларда төгәл билгеләнгән вакытта килергә кирәк, шулай ук социаль дистанцияне үтәргә киңәш ителә.

Барлык яңалыклар