Ана капиталына хокукы булган Россия гаиләләрендәге һәр балага 5 мең сум алырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Татарстан Республикасының күпфункцияле үзәкләре бүлекчәләрендә 3 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен акчалата ярдәм алуга гаризалар кабул ителә башлады. Ана капиталына хокукы булган Россия гаиләләрендәге һәр балага 5 мең сум алырга мөмкин.
«Минем документлар» офисларында хезмәтне алу өчен Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында яисә +7(843)222-06-20 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Прописка урынына бәйсез рәвештә күпфункцияле үзәкләрнең теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Мөрәҗәгать итүченең үзе белән паспорты, бала (балалар) туу турында таныклыгы, мөрәҗәгать итүченең акча күчереләчәк счеты реквизитлары булырга тиеш. Шулай ук хезмәт алучының һәм баланың (балаларның) (әгәр ул инде рәсмиләштерелгән булса) СНИЛС документы тәкъдим ителә. Әгәр гариза белән мөрәҗәгать итүченең вәкиле мөрәҗәгать итсә, башкалардан тыш, нотариус тарафыннан расланган ышаныч кәгазен бирергә кирәк. Күпфункцияле үзәкләрдә билгеләп үтүләренчә, кабул итүгә алдан ук тутырылган гариза белән килергә мөмкин, бланкны сылтама буенча алырга була.
Гаризаны карау срогы бирү вакытыннан 5 көннән артмаска тиеш, ә акчаларны күчерү срогы - 3 көннән артмаска тиеш. Балалар хокукыннан мәхрүм ителгән аналарга түләү бирелмәячәк. Моннан тыш, әгәр балага субсидияләр алу өчен билгеләнгән айларның берсе ахырында өч яшь тулса, (мәсәлән, 30-нчы апрель) гаилә барыбер бер ай буена түләүне ала алачак. Шул ук вакытта, өч яшькә җиткән сабыйларга түләү билгеләнмәячәк, дип хәбәр итә күпфункцияле үзәкләрнең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, пандемия чорында социаль ярдәм чарасы сыйфатында биш мең сум күләмендәге пособие ана капиталына хокукы булган гаиләләр өчен каралган. Шул ук вакытта аның тотылганмы, әллә алынмаганмы икәнлеге мөһим түгел. Айлык түләү өстәмә рәвештә билгеләнә һәм ана капиталы чараларын киметми.
Түләүләр 2020 елның апреленнән июньгә кадәр биреләчәк. Әмма гариза белән 2020 елның 1-нче октябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 1-нче июньнән 30-нчы сентябрьгә кадәр гариза биргәндә, сумма 3 ай эчендә тулы күләмдә түләнәчәк.
Ярдәм алуга гаризаларны шулай ук күпфункцияле үзәкләрдә яисә хезмәт күрсәтүче органда читтән торып тапшырырга мөмкин: РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм РФ Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта.