Моның өчен РФ Дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булуы кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июль). Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә яңа хезмәт – документларның электрон дубликатларын булдыру барлыкка килде. Республика халкы аларны РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргәндә ведомстволарга җибәрә ала.
Бүгенге көндә 19 документны (хәрби билет, социаль ярдәм алу хокукын раслаучы таныклыклар һәм документлар, керемнәр турында белешмә, уллыкка алу турында таныклык, медицина белешмәләре һәм суд карарлары, белем һәм квалификация турында документлар (шул исәптән чит илдә бирелгән), ЗАГС таныклыклары һәм аларның нотариаль расланган тәрҗемәләре, чит илдә алынган инвалидлык турында документлар) цифралаштырырга мөмкин.
КФҮ бүлекчәләрендә хезмәт күрсәтүдән файдалану өчен шәхесне раслаучы документ күрсәтергә кирәк. Офис белгече документларны сканерлый һәм аларның чынлыгын цифрлы имза белән раслаячак, дубликат обработкадан соң мөрәҗәгать итүченең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәреләчәк.
Электрон документларны ясау өчен порталда хисап язмасы расланган булырга тиеш. Әгәр бу үзәккә мөрәҗәгать иткәнче эшләнмәгән булса, белгечләр урында исәп язмасын раслыйлар яки мөрәҗәгать итүчеләрне порталда теркиләр, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.