Декларация кампаниясе 1-нче гыйнварда старт алды һәм 30-нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). 5-нче апрельдә Казанда күпфункцияле үзәкнең Совет бүлегендә физик затлар керемнәренә салым буенча салым декларацияләрен тутыру һәм тапшыру тәртибе турында гражданнарга хәбәр итү буенча акция узачак. Шәһәрлеләр белгечтән декларация тапшыру тәртибе турында консультация ала, шулай ук салым түләүченең шәхси кабинетында яки «Декларация» махсус программасында аны тутырганда гамәли ярдәм ала алачаклар.
Исегезгә төшерәбез, декларация кампаниясе 1-нче гыйнварда старт алды һәм 30-нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Кайбер очракларда шәһәрлеләр салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм салым органына учетта тору урыны буенча 3 НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.
Декларацияне түбәндәге очракларда тапшырырга кирәк: әгәр салым түләүче 2018 елда фатирын сатса, һәм әлеге милек аның исемендә минималь срок аралыгында (3-5 елдан ким) торган булса, кыйммәтле кәгазьләр сатса яки якын туганнары булмаган кешеләрдән кыйммәтле бүләкләр кабул итсә, лотереяда отса, милекне арендага тапшырса яки чит ил чыганакларыннан табыш алса. Декларацияне шулай ук 2016 елның 1-нче гыйнварыннан соң алынган күчемсез милеккә карата да тапшырырга кирәк.
Шуны да өстәп үтик: 4-нче, 5-нче, 25-нче һәм 26-нчы апрельдә республиканың барлык салым инспекцияләрендә физик затлар өчен ачык ишекләр көне узачак, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең рәсми интернет-порталында.