В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер документны 10 эш көне эчендә алырга мөмкин.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче гыйнвар). Күпфункцияле үзәкләрдә машина йөртү таныклыгын бирү вакытын 10 эш көненә кадәр кыскарттылар. Элегрәк хезмәт күрсәтү 15 эш көне булган.
«Минем документлар» бүлекчәләренә машина йөртү таныклыклары югалган яки аларны, аерым алганда, фамилия үзгәргәннән соң, алыштырырга кирәк булган очракларда мөрәҗәгать итәргә була.
Документны рәсмиләштерү өчен паспорт, булган очракта машина йөртү таныклыгы һәм әгәр документның гамәлдә булу срогы чыккан булса яки аны яңа срокка әзерләгәндә медицина бәяләмәсе кирәк. Халыкара машина йөртү таныклыгын алу өчен шулай ук чит ил паспорты күчермәсе һәм 35Х45 мм фотография кирәк. Илкүләм таныклыкны алу өчен КФҮ хезмәткәрләре гариза бирүчене бушлай фотога төшерәчәк.
Илкүләм машина йөртү таныклыгын биргән өчен – 2000 сум, халыкара таныклык өчен пошлина 1600 сум түләнә, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.