В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2022 хисап елы өчен декларацияне 2 нче майдан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
Татарстандагы күпфункцияле үзәкләрдә күчемсез милек һәм күчемле милек сатудан, мөлкәтне арендага бирүдән, юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлегеннән, нотариуслар, шәхси тәртиптә эш итүче адвокатлар эшчәнлегеннән, лотереяда 15000 сумга кадәр акча откан очракта, шулай ук якын туган булмаган кешедән мөлкәтне бүләк буларак алган вакытта декларацияләү каралган.
Күпфункцияле үзәктә булганда, декларацияне тутыруда ярдәм сорап, хезмәткәргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (хезмәт түләүле категориягә керә). Декларацияне тапшыруның иң чик срогы салым ташламаларын алуга кагылмый. Бу очракта декларацияне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта җибәрергә мөмкин.