В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшәү урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны гражданин бер генә тапкыр бирә ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Бүген, 4-нче сентябрьдә, Татарстан һәм аның башкаласы халкы күпфункцияле үзәктә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларында кайда тавыш бирүе турында гариза бирә ала.
Моның өчен үзең белән паспорт яки башка шәхес таныклыгы булырга тиеш. Россия территориясендә яшәү урыны буенча теркәлмәгән гражданнарга шулай ук теркәлү турында таныклык бирергә кирәк. Яшәү урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны гражданин бер генә тапкыр бирә ала.
Үзәк белгечләре гариза тутырырга, шулай ук сайлау участогының номерын һәм адресын билгеләргә ярдәм итәчәкләр.
Соңрак яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен гаризаны теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясенә генә бирергә мөмкин булачак. Моны 5-нче һәм 6-нчы сентябрьдә, шулай ук 7-нче сентябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр эшләргә мөмкин, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр интернет-порталында.