В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм уикенды программасында махсус программалар һәм экскурсияләр каралган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хатын-кызлар Казан Кремле территориясендәге музейларга бушлай керә алачак.
Моннан тыш, теләге булган һәркем түләүле махсус программалар һәм экскурсияләргә чакырыла, аларның кайберләренә алдан теркәлү кирәк. Әйтик, "Эрмитаж-Казан" үзәгендә 8-10 март көннәрендә "Әниемә бүләк" дигән иҗади дәрес, антик чордан безнең көннәргә кадәр хатын-кыз матурлыгы кануннары турында тематик экскурсия, "Чиста матурлык даһие" театральләштерелгән программасы, "Җанлы геройлар" театральләштерелгән программасы, "Сәнгатькә сәяхәт" интерактив программасы узачак. Пушечный двор музее "Күләмле открытка" мастер-классына һәм "Күк һәм җирне тоташтырып..." күргәзмәсе буенча бушлай экскурсиягә чакыра.
Татарстанның табигый тарихы музеенда "Язгы капкейклар" (полимер балчыктан ясау) һәм "Табигать буяулары" (акварель сәнгате) мастер-класслары, "Фәнни кухня" интерактив тамашасы, психолог Ирина Золотованың "Мәхәббәт һәм башка катастрофалар" лекциясе-семинары узачак; "Ачышлар бүлмәсе" һәм декоратив күгәрченнәр күргәзмәсе эшләячәк. Ислам мәдәнияте музее теләүчеләрне "Күлмәк киеп йөрү сәнгате" (9 март) һәм "Пыяланы бизәү" (10 март) мастер-классларына чакыра. Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда экспозиция һәм музей лотереясы буенча экскурсия узачак.
Чараларның тулы программасын, аларны үткәрү вакытын һәм бәясен Казан Кремле музейларында белергә мөмкин.