В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер студиядә өч мәдәният учреждениесе базасында 9-15 яшьлек 90 укучы шөгыльләнә.
Фото: Денис Гордийко
«Төрле культураларның бергә үрелеп яшәве ягыннан Казан чыннан да үзенчәлекле урын. Безнең шәһәргә беренче тапкыр килүчеләр моңа гаҗәпләнә, ә безнең өчен бу гадәти атмосфера. Һәм безнең бурыч – әлеге уникальлекне саклап калу, шулай ук балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру», – дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелыш «Апуш» балалар татар театр студиясендә тәрбияләнүчеләр күрсәтәчәк дүртенче спектакль булачак. Спектакль 18:00 сәгатьтә башлана.
Студия үз эшен бер ел элек «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Казан Мэры Илсур Метшин химаясендә башлады. Ә көздән студияләр өч үзәктә – «Сәйдәш», «Чулпан» һәм Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында эшлиләр. 2022 елда «Апуш» студиясе 2 спектакль – «Апушның тылсымлы төшләре» һәм «Зоопарк-Әлифба» чыгарды һәм «Театраль Идел буе» фестиваленең республика этабында җиңүче булды. Быел үзенең беренче спектаклен «Чулпан» мәдәни үзәгендә урнашкан студия тәкъдим итте. Танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәрен беренче тапкыр мюзикл жанрында тәкъдим иттеләр.
Г.Сәгыйтова сөйләвенчә, хәзер студияләргә 9-15 яшьлек 90 укучы йөри. Балаларны профессиональ педагоглар, Татарстанның халык артистлары өйрәтә. Атнага өч тапкыр актерлык осталыгы, хореография, сәхнә чыгышы, татар телендә вокал буенча дәресләр уза, яңа спектакльләр репетицияләре бара.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары быел Казанда беренче тапкыр «Гәүһәр» балалар фестивале узуын искәртте. 7 нче февральдә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашкан 1000 баланың 150 се зур сәхнәдә чыгыш ясады. Алар 40 мәктәптә һәм 20 балалар бакчасында тәрбияләнәләр. Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, быел гомуми белем бирү учреждениеләре санын, димәк, педагоглар санын да арттыру планлаштырыла. Мастер-классларның юнәлешләре һәм жанрлары да күбрәк булачак.
Фото: Марат Мөгыйнов