В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа ел уңаеннан 10 берәмлек җир өсте электр транспорты һәм ике электр поезды бәйрәмчә бизәләчәк
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе фотосы
Казан метросында «Русич» дигән яңа ел поезды йөри башлады. Состав вагоннарына чыршы уенчыклары һәм гирляндалар эленгән, тәрәзәләр Кыш Бабай һәм әкият геройлары сурәтләре белән бизәлгән. Якын арада Казан метросы линиясендә бәйрәмчә бизәлгән «Мәскәү» электр поездын күрергә мөмкин булачак.
Казан метрополитены хезмәткәрләре метро станцияләренең барысында да бизәү эшләрен тәмамлый. Яңа ел бизәкләре һәм утлар әзер диярлек, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Яңа ел уңаеннан 10 берәмлек җир өсте электр транспорты бәйрәмчә бизәләчәк. Кайберләрендә инде яңа ел кәефе сизелә: троллейбус салоннары чыршылар, ботаклар, мишура һәм якты гирляндалар белән бизәлгән.
Алдарак Татарстан башкаласында гыйнвардан октябрьгә кадәр троллейбуслардан 21 миллионнан артык пассажир файдалануы турында хәбәр ителгән иде. Пассажирлар агымы 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4% ка арткан.