30 нчы апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узган X Республика ифтары иң массакүләм мәҗлес булды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Ифтарларга теләге булган һәркем килә алды – мәҗлесләр бөтен кеше өчен дә, шул исәптән мохтаҗлар өчен дә ачык иде. Кайбер мәчетләр, пандемия чорында башланган традицияне дәвам итеп, ифтар-бокслар таратты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Совет һәм Вахитов мөхтәсибәте ифтар мәҗлесендә катнашучылар саны буенча республика районнары мөхтәсибәтләре арасында лидерлар рәтендә тора. Казанның ике районында ифтар мәҗлесләрендә 75 мең һәм 65,5 мең кеше авыз ачкан.
30 нчы апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узган X Республика ифтары иң массакүләм мәҗлес булды. Анда 9,4 меңнән артык кеше, шул исәптән меңләп волонтер һәм 12 яшькә кадәрге балалар да катнашты.