В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документны 30 муниципаль хезмәткәр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенең 17 хезмәткәре алды.
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне тормышка ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь). 30 муниципаль хезмәткәр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенең 17 хезмәткәре бушлай татар теле курсларын тәмамлау турында таныклыклар алдылар. Документларны аларга шәһәр Мэриясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды.
Татар телен өйрәнү өчен курсларда катнашырга 100 дән артык гариза килгән. Муниципаль хезмәткәрләр өчен курслар 20 нче сентябрьдән 10 нчы ноябрьгә кадәр, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен 28 нче сентябрьдән 9 нчы ноябрьгә кадәр барды. Дәресләр атнага 2 тапкыр телне өйрәнә башлаучылар һәм өйрәнүне дәвам итүчеләр төркемнәрендә үткәрелде. Һәр төркемдә тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәрес булды, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендәге милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Курсларны югары белемле, профессиональ татар теле укытучылары алып барды: Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләрен «Унбер» лицее һәм Сәләт «Асылташ» мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова укытты, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләрен – «Бала-Сити» Кембридж халыкара мәктәбе укытучысы Альберт Сәмигуллин.
«Татар теле курслары КФУда, башка югары укы йортларында да бар. Безнең курслар алардан муниципаль хезмәткәрләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә юнәлтелгән булуы белән аерыла. Кунакханә, кафе-ресторан, кибет хезмәткәрләренә өстәп, быел транспорт хезмәткәрләре өчен дә узды алар. Былтыр курслар турында бик күп кайтавазлар килде. Шуңа быел да аларны дәвам итәргә булдык», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Гөлфия Габдуллаҗанова билгеләп үткәнчә, тыңлаучылар дәресләргә бик теләп йөргәннәр. «Без дәвам итүчеләр төркеме белән бөек татар хатын-кызлары турында сөйләштек. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Сара Садыйкова, Мөхлисә Бубый турында өйрәндек, бөек шәхесләргә язылган хатларны укыдык. Габдулла Тукайның тормышы белән таныштык, аудиоязмалар, җырлар тыңладык. Халыкны, аның мәдәниятен белү кешенең күңелен баета», – дип сөйләде укытучы.
Альберт Сәмигуллин сүзләренә караганда, 12 дәрес бик тиз үтеп киткән. «Мин моңа кадәр төрле яшьтәге укучылар белән эшләгәнем бар. Олылар белән эшләү шулай ук уңайлы, алар дәресләргә аңлап, үз инициативасы белән килә. Дәвам итүчеләр төркеме кечкенә булуына карамастан, дәресләр бик җылы атмосферада узды. Безнең аралаша торган чатлар саклана, театрларга, татар чараларына бергә барырга уйлыйбыз. Элемтәне өзмичә, шушы атмосфераны сакларга ниятлибез», – дип ассызыклады ул.
Курслардан «Бухгалтер хезмәтен күрсәтү үзәге» оешмасы хисапчысы Мират Галләмов та канәгать калган.
«Телне өйрәнә башлавыма шатмын. Хәзер мин эштә татарча сөйләшсәләр – аңлыйм, үзем дә сөйләшүгә кушылып китәргә тырышам», – диде ул.
Хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре арасында җитәкче вазифаларны биләүче тыңлаучылар да булган. Мәсәлән, «Мираж» отеленең номерлар фонды хезмәте директоры урынбасары Алинә Сәлимханова. «Без көндәлек тормышта һәм эштә кулланырга мөмкин булган төп сүзләрне өйрәндек. Безнең кунакханәгә татар телендә сөйләшергә теләгән кунаклар да урнаша. Алга таба да үземне шушы юнәлештә үстерәсем килә», - диде ул.
Ноябрь аенда шулай ук Казанның җәмәгать транспорты хезмәткәрләре – кондукторлар өчен оештырылган бушлай татар теле курслары булды. Өч курс та Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә узды.