В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр 1-нче октябрьдән атнага ике тапкыр үткәреләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). 1-нче октябрьдән Казанның 45 мәчетендә татар телен өйрәнү өчен бушлай курслар башлана. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәреләчәк. Уку курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, курсның дәвамлылыгы 6 айны тәшкил итә.
Татар теле дәресләре Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслек буенча үткәреләчәк. Мәчетләрдә уку кабинетлары кирәк-яраклар һәм техник чаралар белән җиһазландырылган, укучылар пособиеләр белән тәэмин ителәчәк.
Курсның программасы татар сөйләм телен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән. Моннан тыш, теләге булган һәркем өчен ислам мәдәнияте белән танышу, шулай ук гарәп тәҗвиденә өйрәнү мөмкинлеге дә каралган. Курслар уңышлы тәмамлангач, тыңлаучыларга сертификатлар биреләчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Короновирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында мәчетләрдә дәресләр вакытында барлык санитар-эпидемиологик таләпләр исәпкә алыначак: дәресләрдә курска йөрүчеләр медицина битлекләрендә булырга һәм бинага керү өлешендәге антисептиклардан файдаланырга тиеш.
Курсларга 1-нче октябрьгә кадәр язылырга мөмкин, моның өчен турыдан-туры мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2019-2020 уку елында республиканың 20 мәчете каршында оештырылган татар теле курсларын 436 тыңлаучы уңышлы тәмамлады. Алар барысы да телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерү турында сертификатлар алдылар. Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары 2018 елдан бирле уздырыла, проект 1327 кешене колачлады.