В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел бәйрәм 21 августта билгеләп үтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). Казан мәчетләрендә Корбан бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Быел бәйрәм 21 августта билгеләп үтеләчәк.
Бәйрәм намазыннан соң 3 көн дәвамында корбан чалырга мөмкин. Әлеге йола Аллаһыга буйсыну һәм рәхмәтле булуны символлаштыра, дип искәртә ТР Мөселман диния нәзарәте.
Хәзерге вакытта Казан шәһәренең түбәндәге мәчетләрендә корбанлыкларга гаризалар кабул итү бара:
“Казан Нуры”, Ф.Әмирхан пр., 3, тел.523-16-55;
“Салихҗан”, Бестужев ур., 66а (Яңа Караваево бистәсе), тел.513-66-50;
“Әл-Мәрҗәни”, Каюм Насыйри ур., 17, тел.293-36-86, +79372841902;
“Гадел”, Оренбург юлы, 193, тел.269-50-37;
“Ризван”, Х.Мәүлетов ур., 48а, тел.224-38-47;
Апанай мәчете, Каюм Насыйри ур., 27, тел.293-42-92;
“Тынычлык”, Мелитополь ур., 15 (Мирный бистәсе), тел.+79272495667, +79047678161;
Әҗем мәчете, Фәтхуллин ур., 15;
Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс,
“Ярдәм”, Серов ур., 4а, тел.223-03-59, 223-03-66, +79047609950;
“Рамазан”, Окольная ур., 25б, тел.260-03-13;
“Мәүлед”, Селянская ур., 23 (Залесный бистәсе);
“Җомга”, Ильич ур., 4;
“Коддус”, Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер бистәсе), тел.+79178591804;
“Иман Нуры”, Дорожная ур., 32а (Нагорный бистәсе);
“Дин-Ислам”, Чишмәле ур., 17а, тел.262-30-88;
“Билал”, Иркен ур., 29 (Вознесенское бистәсе).