В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмә берничә авторның график эшләрен берләштерәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Экспозициядә өч авторның әсәрләре тәкъдим ителәчәк: Израильдән Макс Эпштейн, Мәскәүдән Джамал Ажигирей һәм Майкоптан Татьяна Ваганова. Рәссамнарга дини (иудаизм, христианлык һәм ислам) кануннарны аңларга тәкъдим ителгән. Кәгазьдә тушь, пастель, карандаш белән эшләнгән 10 график эш буенча өч серия барлыкка килгән.
Күргәзмә 14:00 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.
Дөнья мәдәнияте һәм диннәре тарихы музее фондларыннан (Дербент, Дагыстан) күчмә күргәзмә Казанда «Иҗади кешеләр» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.