В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакытыннан алда түләүне 2-3 һәм 7-8-нче майда гамәлгә ашырачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Татарстанда май бәйрәмнәре көннәрендә пенсияне түләү һәм тапшыру графигы үзгәртеләчәк.
Шулай итеп, «Россия Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы - «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе пенсияләрне вакытыннан алда түбәндәге көннәрдә түләячәк: пенсияне график буенча 4-5-нче майда алучылар 2-3-нче майда, 9-нчы майда график буенча алучыларга 7-8-нче май көннәрендә тапшырачаклар. Башка көннәрдә пенсия, ТР почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып, билгеләнгән график нигезендә биреләчәк.
«Илтеп тапшыру хезмәте» акционерлык җәмгыяте пенсияләрне 4-нче майдан билгеләнгән график нигезендә китереп җиткерәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте.
Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр пенсияләрне тапшырганда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге һәм кредит учреждениеләре арасында хезмәттәшлек тәртибе турындагы шартнамәләр нигезендә кредит учреждениеләре аша пенсия түләү өчен акча күчерүнең билгеләнгән графигы нигезендә гамәлгә ашырылачак.