В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Үлемсез полк» барган вакытта метрополитенның эше көчәйтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). 1-нче майдан 5-нче майга кадәр һәм 10-нчы майдан 12-нче майга кадәр Казанда җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк. 9-нчы майда җир өсте транспорты шулай ук ял көне графигы буенча эш режимын 23.30 кадәр озынайтып эшләячәк. Җиңү Көнендә «Үлемсез полк» барган вакытта метрополитенның эше көчәйтеләчәк. Бу хакта шәһәрнең Транспорт комитетында хәбәр иттеләр. Шулай ук май бәйрәмнәрендә җәмәгать транспорты хәрәкәте схемалары да үзгәрәчәк.
6-нчы майның 17.00 сәгатеннән 7-нче майның 23.00 сәгатенә кадәр һәм 8-нче майның 17.00 сәгатеннән 9-нчы майның 21.00 сәгатенә кадәр шәһәр пассажир транспорты хәрәкәте схемалары киләсе тәртиптә үзгәртеләчәк:
Кремль дамбасы юнәлешендә шәһәр үзәге ягыннан:
15, 29, 75 номерлы автобус маршрутлары: Правобулачная урамы – Астрономия урамы – Лобачевский урамы – Карл Маркс урамы – Батурин урамы – Кремль дамбасы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
6, 35, 37, 47 номерлы автобус маршрутлары: Татарстан урамы – Мәскәү урамы – Чернышевский урамы – Сул як Болак урамы – Астрономия урамы – Лобачевский урамы – Карл Маркс урамы – Батурин урамы – Кремль дамбасы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
74 номерлы автобус маршруты: Татарстан урамы – Габдулла Тукай урамы – Борхан Шаһиди урамы – Чернышевский урамы – Сул як Болак урамы – Астрономия урамы – Лобачевский урамы – Карл Маркс урамы – Батурин урамы – Кремль дамбасы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
шәһәр үзәге юнәлешендә Кремль дамбасы ягыннан:
15, 29, 75 номерлы автобус маршрутлары: Кремль яр буе урамы – Сәетгалиев урамы – Борхан Шаһиди урамы – Чернышевский урамы – Сул як Болак урамы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
6, 35а, 37, 47 номерлы автобус маршрутлары: Кремль яр буе урамы – Сәетгалиев урамы – Борхан Шаһиди урамы – Чернышевский урамы – Мәскәү урамы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
22, 28а, 89 номерлы автобус маршрутлары: Кремль яр буе урамы – Батурин урамы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
«Габдулла Тукай мәйданы – Себер тракты (боҗралы)» буенча йөри торган 2-нче номерлы троллейбус маршруты хәрәкәте ябылачак.
8-нче майның 17.00 сәгатеннән 9-нчы майның 21.00 сәгатенә кадәр 6, 10а, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 54, 63, 74, 75, 89, 91 номерлы автобус маршрутлары, Кремль дамбасын япкан вакытта, киләсе тәртиптә йөриячәкләр:
шәһәр үзәге ягыннан Киров дамбалары юнәлешендә:
15, 29 номерлы автобус маршрутлары: Правобулачная урамы – Чернышевский урамы – Мәскәү урамы – Ташаяк урамы – Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Краснококшайск урамы – Зур Крыловка урамы – Лена урамы – Х.Ямашев урамы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
75 номерлы автобус маршруты: Правобулачная урамы – Чернышевский урамы – Мәскәү урамы – Ташаяк урамы – Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Краснококшайск урамы – Зур Крыловка урамы - М.Вахитов урамы – Чистай урамы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
6, 37, 47 номерлы автобус маршрутлары: Татарстан урамы – Мәскәү урамы – Ташаяк урамы – Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Краснокшайск урамы – Зур Крыловка урамы – Лена урамы – Х.Ямашев урамы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
74 номерлы автобус маршруты: Татарстан урамы – Г. Тукай урамы – Борхан Шаһиди урамы – Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Краснокшайск урамы – Зур Крыловка урамы – М.Вахитов урамы – Чистай урамы, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
Горький исемендәге парк ягыннан Киров дамбасы юнәлешендә:
10а номерлы автобус маршруты: Вишневский урамы – Островский урамы – Татарстан урамы – Г.Тукай урамы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
35 номерлы автобус маршруты: Вишневский урамы – Островский урамы – Татарстан урамы – Мәскәү урамы – Ташаяк урамы – Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Краснокшайск урамы – Зур Крыловка урамы – Лена урамы – Хөсәен Ямашев урамы буенча, аннары маршрут буенча дәвам итә;
30, 54, 63, 91 номерлы автобус маршрутлары: Вишневский урамы – Островский урамы – Татарстан урамы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
Горький исемендәге парк юнәлешендә Киров дамбасы ягыннан:
10 номерлы автобус маршруты: Габдулла Тукай урамы – Татарстан урамы – Вишневский урамы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
35а номерлы автобус маршруты: Хөсәенов проспекты – Лена урамы – Зур Крыловка урамы – Краснокококшайск урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Сәетгалиев урамы – Ташаяк урамы – Мәскәү урамы – Татарстан урамы – Островский урамы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә.
Кремль дамбасы юнәлешендә Казан шәһәренең Горький паркы ягыннан «Үлемсез полк» чарасы барган вакытта:
22, 28, 89 номерлы автобус маршрутлары: 9-нчы майның 13.00 сәгатенә кадәр Карл Маркс урамы – Толстой урамы – Большая Красная урамы – Батурин урамы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
22, 28, 89 номерлы автобус маршрутлары: 13.00 сәгатьтән «Үлемсез полк» беткәнчегә кадәр Вишневский урамы – Островский урамы – Правобулачная урамы – Чернышевский урамы – Мәскәү урамы – Ташаяк урамы – Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Краснокшайск урамы – Зур Крыловка урамы – Лена урамы буенча, алга таба маршрут буенча дәвам итә;
3, 5, 7, 8 номерлы троллейбус маршрутларының хәрәкәтен вакытлыча туктатып тору планлаштырыла.
9-нчы майда «Үлемсез полк» чарасы барган вакытта метрополитен эшен көчәйтү планлаштырыла. 9-нчы майның 21.00 сәгатендә «"Казан Арена" футбол стадионы» тукталыш пунктында, бәйрәм салюты тәмамланганнан соң, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өчен түбәндәге 40 автобус хезмәте оештырылачак:
Вахитов, Идел буе, Совет районнарына бару өчен «Ветеринария академиясе» тукталышы юнәлешендә (20 берәмлек);
Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин районнарына - «Адоратский урамы» тукталышы юнәлешендә (20 берәмлек).
5-нче номерлы трамвай маршруты эшен 14 берәмлеккә кадәр арттыру планлаштырыла, 1-нче троллейбус маршрутын 10 берәмлеккә кадәр арттыру көтелә.
Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аны үткәрү чорында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү көтелә.