В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8 нче һәм 9 нчы майга шулай ук ТР башкаласыннан Йошкар-Олага өстәмә поездлар билгеләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). Май бәйрәмнәрендә шәһәр яны поездларында вагоннар саны артачак, ә 8 нче һәм 9 нчы майда Казан белән Йошкар-Ола арасында өстәмә поезд йөриячәк, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Пассажирларга уңайлы булсын өчен май бәйрәмнәрендә Казан – Түбән Новгород – Казан, Казан – Сосновка – Казан, Казан – Кизнер – Ижевск, Ижевск – Кизнер – Казан шәһәр яны поездларында вагоннар саны артачак.
Шәһәр яны поездларының йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин. Мәгълүмат шулай ук «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе сайтларында, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында тәкъдим ителгән.