В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1-нче һәм 9-нчы май ял көннәре булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Май бәйрәмнәрендә Казанның почта бүлекчәләре үзгәргән график буенча эшләячәк.
1-нче һәм 9-нчы май барлык почта бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак, ә 30-нчы апрельдә һәм 8-нче майда алар бер сәгатькә иртәрәк ябылачак.
2-нче майда, 4-нче майдан 7-нче майга кадәр бүлекчәләр гадәти график буенча эшләячәк. 3-нче майда шәһәр халкы шимбә, ә 10-нчы майда якшәмбе эш режимы буенча кабул ителәчәк.
Почта эш графигын төгәлләштерергә яки картада якындагы ачык бүлекне pochta.ru сайтында табарга мөмкин, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.