В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документларның әзерлек сроклары озынаерга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Киләсе бәйрәмнәр уңаеннан Казанда күпфункцияле үзәк офислары эш режимын үзгәртәчәк.
1, 2, 3, 8, 9, 10, 13-нче май «Минем Документлар» офислары өчен ял көннәре булып тора. 30-нчы апрельдә эш көне 1 сәгатькә кыскартылачак, Казандагы филиаллар бу көнне 7:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
4, 5, 6, 7-нче май көннәрендә республикада барлык күп функцияле үзәкләр 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
4-нче майдан 7-нче майга кадәр документлар рәсмиләштерә торган кайбер оешмалар эшләмәячәк яки дежур режимга күчереләчәк, бу көннәрдә күпфункцияле үзәккә кабул ителгән кайбер документларның әзерлек сроклары озынаячак, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.