Стационарлар һәм бала тудыру йортлары пациентларны тәүлек буе кабул итәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Май бәйрәмнәрендә Казан медицина учреждениеләре эш графигын үзгәртәчәк.
1-нче майдан 10-нчы майга кадәр Казанда стационарлар һәм бала тудыру йортлары атнаның барлык көннәрендә тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны, авыруның профиленә карап, территориаль принцип буенча хастаханәләргә салачаклар.
Өлкәннәр челтәре поликлиникалары 1-нче майдан 3-нче майга кадәр һәм 8-нче майдан 10-нчы майга кадәр бәйрәм графигы буенча 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, ә 4 -нче майдан 7-нче майга кадәр шимбә графигы буенча – 09:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр.
Шулай ук прививка кабинетлары һәм күчмә прививка пунктлары да эшен дәвам итәчәк. Вакцинацияне поликлиникаларның эш сәгатьләрендә узарга мөмкин булачак. Сәүдә үзәкләрендә мобиль пунктлар көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 141 һәм Ямашев проспекты, 46/33 адреслары буенча ачык булачак.
4-нче һәм 7-нче майда поликлиникалар көчәйтелгән режимда эшләячәк. Терапия бригадалары, тар профильле табиб-белгечләр, рентгенология кабинетлары, лабораторияләр, кичектергесез ярдәм күрсәтү хезмәте, травматология пунктлары һәм көндезге эш режимы белән бүлекләр хезмәткәрләре ярдәм күрсәтәчәк.
Травматология пунктлары тәүлек буе эшләү режимы белән пациентларны беренчел мөрәҗәгатьләре белән барлык бәйрәм көннәрендә түбәндәге адреслар буенча кабул итәчәк:
7-нче номерлы хастаханәнең травмпункты түбәндәге адрес буенча: Адоратский урамы, 30а, тел.: +7(843)522-67-46;
12-нче номерлы хастаханәнең травмпунктын түбәндәге адрес буенча: Лечебная ур., 7, тел.: +7(843)571-10-96;
7-нче номерлы поликлиниканың травмпункты түбәндәге адрес буенча: Фатыйх Кәрим ур., 14/67, тел.: +7(843)293-13-67;
18-нче номерлы хастаханәнең травмпункты түбәндәге адрес буенча: Мәүлүтев ур., 2, тел.: +7(843)223-02-00.
Хастаханәләр һәм поликлиника бүлекләре составындагы хатын-кызлар консультацияләре поликлиникалар графигы буенча эшләячәк, пациентларга бригада составында табиб-акушер-гинеколог, акушерка, медицина регистраторы ярдәм күрсәтәчәк.
1, 2, 9 һәм 10-нчы май балалар поликлиникалары 09:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк һәм өйгә ашыгыч ярдәм чакыруларына хезмәт күрсәтәчәк.
3, 4, 5, 6, 7 һәм 8-нче майда пациентларны балалар поликлиникаларында 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр һәм ашыгыч ярдәм хезмәте тапшырган чакыруларга өйләрендә хезмәт күрсәтәчәкләр.
4-нче һәм 7-нче майда балалар поликлиникалары көчәйтелгән режимда 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, табиб-педиатрлар, тар профильле табиб-белгечләр кабул итәчәк, рентгенология кабинетлары һәм лабораторияләр эшләячәк.
Балалар травматология ярдәмен түбәндәге адреслар буенча алырга мөмкин булачак:
1, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8-нче майда 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр һәм 10-нчымайда 09:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр – 1-нче номерлы балалар травмпунктында (Декабристлар урамы, 125а тел.: +7(843)562-31-30);
1-нче майдан 10-нчы майга кадәр – Республика балалар клиник хастаханәсе балалар травмпунктында (Бигичев ур., 20, тел.: +7(843)221-94-06).
Өлкәннәр һәм балалар стоматология поликлиникаларында эш 1, 2, 3, 8, 9 һәм 10-нчы майда 09:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр, 4, 5, 6 һәм 7-нче майда шимбә графигы буенча 8:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр оештырылачак.
Өлкәннәргә һәм балаларга кичектергесез стоматологик ярдәм барлык бәйрәмнәр көннәрендә 21:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча күрсәтеләчәк: Чернышевский ур., 10/6, тел.: +7(843)291-01-03, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.