В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа рейслар 7, 8, 9, 10 һәм 11 мартка планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Март бәйрәмнәрендә Казанны Санкт-Петербург һәм Мәскәү белән өстәмә поездлар тоташтырачак. Яңа рейслар 7, 8, 9, 10 һәм 11 мартка планлаштырылган.
Шулай итеп, 273/274 нче Мәскәү – Казан поезды башкаладан 7 һәм 8 мартта 01.20 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 14.50 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә поезд 9 һәм 10 мартта 16.00 сәгатьтә кузгала, 10 һәм 11 мартта 04.42 сәгатьтә башкалага килеп җитәчәк.
205/206 нчы Мәскәү – Казан поезды 7 март көнне башкаладан 17.48 сәгатьтә кузгала, Казанга 8 мартта 8.13 сәгатьтә килеп җитә. Татарстан башкаласыннан поезд 10 мартта 19.41 сәгатьтә китә, Мәскәүгә 11 мартта 11.25 сзгатьтә килеп җитә.
226/225 нче Мәскәү – Казан поезды башкаладан 8 мартта 01.40 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 8 мартта 15.55 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә поезд 10 мартта 08.02 сәгатьтә кузгала, Мәскәүгә 10 мартта 22.39 сәгатьтә килеп җитә.
Санкт-Петербург – Казан юнәлешендәге 253/254 нче поезд Санкт-Петербургтан 7 мартта 15.26 сәгатьтә кузгала, Казанга 8 мартта 18.50 сәгатьтә килеп җитәчәк. Татарстан башкаласыннан поезд 9 мартта 23.00 сәгатьтә кузгалачак, 10 мартта 04.13 сәгатьтә Санкт-Петербургка барып җитәчәк, дип хәбәр итә "Россия тимер юллары" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Горький тимер юлы матбугат хезмәте.