Катнашучылар 5, 30 һәм 50 км дистанцияне уза алачак
Казанның Юдино бистәсендә 15 мартта Казан чаңгы марафоны узачак. Ярышларга чаңгы спортын яратучылар да кушыла ала.
Катнашучылар өчен 5, 30 һәм 50 км дистанцияләр әзерлиләр. Марафонның приз фонды – 850 мең сум. Ярышларда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк.
Марафон программасы:
9:30 – 30 км дистанциягә старт
9:38 – 5 км дистанциягә старт
10:05 – 5 км дистанциядә бүләкләү тантанасы
10:15 – Марафонны ачу тантанасы
10:30 – 50 км дистанциягә старт
13:30 – 50 км һәм 30 км дистанциядә абсолют зачетта бүләкләү тантанасы
14:30 – 50 км дистанциядә яшь категорияләрендә бүләкләү тантанасы
15:00 – Контроль вакытны төгәлләү һәм трассаның ябылуы
Катнашучылар санына һәм һава шартларына карап, старт тәртибенә үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Рөхсәт шартлары һәм катнашу өчен таләпләр турында өстәмә мәгълүмат – сылтама буенча.
Ярышлар «Локомотив» стадионында (Футбол урамы, 1) узачак, дип хәбәр иттеләр физик культуры һәм спорт комитетында.