Фото: Марат Мөгыйнов
Бу айда шәһәрнең дүрт иҗтимагый киңлегендә этләр өчен бушлай дәресләр оештыралар. Казанлыларны йорт хайваннары белән уртак сәфәрләргә, көчекләр һәм аджилити өчен күнегүләргә чакыралар.
Бүген, 1 март көнне, барлык теләүчеләрне Зур Зәңгәр күл буйлап эт белән сәфәргә чакыралар. Башлана 12:00 дә. Шимбә көнне, 7 мартта, сәфәрне «Имәнлек» урман паркында оештыралар. Катнашучыларны кофеханә янында 12:00 дә көтәчәкләр.
14 мартта Җиңү паркында (аллея ахырында) «Көчек сәгате» узачак. Шәһәр халкын йорт хайваннары белән бергә 15:00 тә көтәләр.
Чаралар циклы 28 мартта аджилити – каршылыклар полосасын җиңү белән тәмамланачак. Ул Горький исемендәге паркта узачак. Очрашу урыны – сәгать янында. Башлана 15:00 тә.
Чараларны этләр тәртибе буенча белгеч, кинолог Полина Кучеева үткәрәчәк, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Чараларда катнашу өчен карантин чорын узган, вакцинацияләнгән һәм паразитлардан эшкәртелгән өч ай ярымнан өлкәнрәк көчекләр рөхсәт ителә.
Барлык теләүчеләргә
сылтама буенча тренерга язылырга кирәк.