В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә тагын 50 татарстанлыга СОVID-19 диагнозы куелган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 50 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 31 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше бар, 9 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 8 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 13 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 8 кеше – 70-тән 80-гә кадәр һәм 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
24 кеше – Казанда, 9 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Түбән Кама районында, 3 кеше – Балык Бистәсе районында, 2 кеше – Биектау районында, берәр авыру – Азнакай, Балтач, Югары Ослан, Минзәлә, Нурлат, Саба, Тукай һәм Чирмешән районнарында яши.
12-нче мартка Татарстанда COVID-19 белән зарарлануның 18 мең 584 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 15 мең 245 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 74 кеше – узган тәүлектә.
Коронавирустан 99 мең 305 кеше прививка ясаткан (тәүлек эчендә үсеш – 2178 кеше), шулардан 41 мең 477 кеше икенче дозаны алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә тәүлеккә короновирус белән авыруның 9794 яңа очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 4 млн 370 мең 617 кеше авырган, 3 млн 973 мең 29 кеше сәламәтләнгән, 91 мең 220 кеше үлгән.
Март аенда Татарстанда февральгә карата коронавирус белән авыручылар саны 39,5%-ка кимегән, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Гомумән алганда, бүгенге көндә республикада кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыру дәрәҗәсе 30%-ка түбәнрәк, ә Казанда – 31%-ка, грипп белән авыру очраклары теркәлмәде.