В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
7 нче мартта эш көне бер сәгатькә кыскарачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). Киләсе атнада ТР башкаласында яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә. Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү белән бәйле.
8 нче март – эшләми торган бәйрәм көне, дип искә төшерә Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт. Быел бәйрәм эш атнасы уртасына туры килгәнгә, ял көннәрен күчерү каралмаган.
Сишәмбе, 7 нче мартта, эш көне бер сәгатькә кыска булачак.