Теләүчеләр эшкә урнашуда ярдәм ала алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). Март аенда Татарстан башкаласында яшәүчеләргә шәһәр районнары предприятиеләрендәге эш урыннарын тәкъдим итәчәкләр.
Әйтик, 3 нче мартта Авиатөзелеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр «Эш бирүче көне» үткәрәчәк, ә 10 нчы мартта Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
16 нчы мартта сәгать 9:00 дән 11:00 гә кадәр Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсен оештыра. 21 нче мартта 9:00 дән 11:00 гә кадәр казанлылар Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшкә урнашуда ярдәм ала алачак.
Вакантлы эш урыннарының берьюлы ике мини-ярминкәсе 22 нче мартта 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Яңа Савин һәм Совет районнарының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә узачак.
23 нче мартта сәгать 9:00 дән 11:00 гә кадәр вакантлы эш урыннары ярминкәләрен Вахитов һәм Киров районнарының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре оештыра, 10:00 дән 12:00 гә кадәр – шәһәрнең Мәскәү районы. Тулырак сылтама буенча урнаштырылган телефон номерлары буенча белергә мөмкин.