Әлеге акчаларга 40 адреслы үтенеч гамәлгә ашырылган, мохтаҗларга 65 азык-төлек җыелмасы тапшырылган, 190 килограмм күләмендә әйберләтә ярдәм күрсәтелгән
Фото: Казан епархиясе матбугат хезмәте
Акчаларның 1,3 миллионнан артыгы 40 адреслы үтенечне гамәлгә ашыруга тотылган. Мәсәлән, Энгельстагы гаиләгә коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны каплауга 135 667 сум акча юлланган.
245 мең сум Светлана Сергееваның кызын реабилитацияләүгә бүлеп бирелгән. Ханым ялгызы ике бала тәрбияли, аларның берсенә ДЦП диагнозы куелган. «Милосердие – Казань» хезмәте гаиләне даими опекага алган, шулай ук аларга әйберләтә һәм азык-төлек белән ярдәм күрсәтелә.
Северодонецкидагы Елена Трунова кызына медикаментлар сатып алу өчен 11 мең сум акча җибәрелгән. Гаилә II төркем инвалид бала тәрбияли. Северодонецкидан Елена Махортовага 20 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Ул инфаркт һәм инсульт кичергән, нәтиҗәдә ярты гәүдәсен паралич суккан. Бүлеп бирелгән акчага өч айга җитәрлек дарулар сатып алынган.
Луганск шәһәрендәге гыйбадәтханәләрнең берсенә исә 174 мең сумлык азык-төлек, шәхси гигиена чаралары һәм дарулар җибәрелгән. Узган айда «Милосердие – Казань» гуманитар үзәге ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән 84 кешегә булышкан.
Качакларга, күп балалы гаиләләргә, ялгыз әниләргә һәм пенсионерларга 65 азык-төлек җыелмасы таратылган. Аларга шулай ук 190 килограмм әйберләтә ярдәм күрсәтелгән.
Җәмәгать туклануы челтәрләренең берсе тарафыннан бүләк ителгән 560 азык-төлек җыелмасы, мохтаҗларга тарату өчен, Татарстан митрополиясенең шәһәрләрдәге һәм авыллардагы приходларына тапшырылган.
Моннан тыш, узган айда Казан епархиясенең «Утешение» психологик хезмәте белгечләре 213 кешегә консультация ярдәме күрсәткән. Психологлар тарафыннан төркемнәрдә 38 дәрес оештырылган, 46 шәхси әңгәмә үткәрелгән.
«Милосердие – Казань» хезмәте волонтеры булырга теләүчеләр +7(962)556-30-19 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.