В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый җайланмалар шәһәрдә 51 юл чатында урнаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). Мартта Казанның дүрт урамында «Юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы» МКУ хезмәткәрләре светофорның яшел сигналын чакыруның сенсор төймәләрен оператив рәвештә торгызганнар.
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, эшләр Гвардия, Мәскәү, Бакый Урманче, Тэцевская урамнарында башкарылган.
Шәһәрдә светофорның яшел сигналын чакыру төймәләре 51 юл чатында урнаштырылган. Әгәр шәһәрлеләр төзек булмаган төймәне ачыкласа, аны оператив торгызу өчен аларга «Юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы» МКУ диспетчеры белән +7(8453)562-44-09 телефоны буенча элемтәгә керергә кирәк.