В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
291/292 номерлы поезд мәктәпләрдә язгы каникуллар вакытында җибәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 2018 елның март аенда Екатеринбург – Казан маршруты буенча 291/292 номерлы өстәмә поезд йөриячәк. “Федеральная пассажирская компания” акционерлык җәмгыятенең Урал филиалы аны язгы мәктәп каникуллары уңаеннан билгеләгән.
Екатеринбургтан Казанга 24, 26 һәм 30 мартта 19.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) китәргә мөмкин булачак. Татарстан башкаласыннан шул ук поезд 25, 29 һәм 31 мартта 19.58 сәгатьтә кузгала, дип хәбәр итә Свердлов тимер юллары матбугат хезмәте.