Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак
Фото: Екатерина Красуцкая
Сыктывкардан Казанга очу 23:30, 23:40, 23:10 сәгатьләрдә планлаштырылган, килеп җитү 1:00, 1:15 һәм 00:45 сәгатьләрдә көтелә. Вакыт рейсның үтәлү чорына бәйле рәвештә үзгәреп тора.
Казаннан Сыктывкарга лайнерлар 21:05, 21:15, 20:45 сәгатьләрдә очачак. Алар маршрутны 22:30, 22:40 һәм 22:10 сәгатьләрдә тәмамлаячак.
Очышлар башкару өчен 50 урынга исәпләнгән Bombardier CRJ 100/200 самолетлары җәлеп ителгән. Юлда пассажирлар 1 сәгать 25 минут булачак, дип хәбәр итте Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Май аенда Казаннан Улан-Удэга туры авиарейслар җибәреләчәк. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.