Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.04.2021, 14:18

Махачкалада транспорт реформасын кертү буенча Казан тәҗрибәсен өйрәнәләр

Татарстан башкаласына эш визиты белән Дагыстан башкаласының Сәнәгать, транспорт, элемтә һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы килде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Татарстан башкаласына шәһәр җәмәгать транспорты эшен оештыру өлкәсендә тәҗрибәне өйрәнү өчен Махачкаланың сәнәгать, транспорт, элемтә һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Мухтар Маламагомедов килде. Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты рәисе Айдар Абдулхаков кунакка транспорт белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында сөйләде.

Мухтар Маламагомедов якын арада Дагыстан башкаласында транспорт системасын реформалаштырырга һәм бөтен маршрут челтәрен яңартырга планлаштыруларын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, өч еллык программаны тормышка ашыруга акча бүленгән инде. «Бездә транспорт реформасы юк иде, «газелькалар» йөри. Көн саен 1600 машина чыга, без моннан китәргә һәм зур сыйдырышлы автобусларга күчәргә телибез. Безнең түләүле машина кую урыннары юк, кертергә телибез. Диспетчеризация, интеллектуаль транспорт системасы шулай ук кирәк. Казанда барысы да гамәлгә ашырылды инде, бу безнең өчен алдынгы тәҗрибә», – диде ул.

Казанда кунакка экскурсия уздырдылар, аның барышында транспорт тармагы реформасының ничек үткәрелүе, шәһәрдә пассажир транспорты эше ничек оештырылуы, күчмә составның ничек яңартылуы һәм Казанның ни өчен транспорт һәм банк карталары буенча йөрү өчен акчасыз түләүне массакүләм рәвештә кертүе турында сөйләделәр.

Мухтар Маламагомедов май аенда янә Татарстан башкаласына үзенең идарәсе хезмәткәрләре белән килергә һәм Махачкалада шундый ук реформаны үткәрергә ниятләвен әйтте.

Барлык яңалыклар