Лекцияләр прокат бинасының икенче катындагы террасада, ә һава торышы начар булганда беренче катта узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). Май аенда Казанның «Черек күл» паркында психологлар белән ачык очрашулар сериясе дәвам итәчәк. Лекцияләр прокат бинасының икенче катындагы террасада узачак, ә начар һава шартлары булганда – беренче катта.
Очрашулар һәр якшәмбе сәгать 13:00 башлана.
1 нче май көнне психолог Виктория Бугрова эмоцияләрне ничек җиңәргә һәм алар белән ничек яшәргә кирәклеге турында сөйләячәк. 8 нче майда Марина Марюшина гаилә сценариеның буыннарга ничек тапшырылуы турында лекция белән чыгыш ясаячак. 15 нче майда Юлия Козина белән очрашуда тыңлаучылар үз өеңдә ничек бәхетле булырга икәнен беләчәкләр. 22 нче май көнне Марина Батаршина эмоциональ яну турында лекция укыр дип көтелә. Йомгаклау очрашуында, 29 нчы майда, Евгения Лебедева прокрастинация һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләячәк.
Беренче чарага теркәлү сылтама буенча инде ачылган, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, апрель аенда «Черек күл» паркында психологлар белән атна саен очрашулар узды.