Экспозиция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлана
Фото: tatmitropolia.ru
Күргәзмә кунакларга Рус православие чиркәве тарафыннан изгеләр исемлегенә кертелгәннәрнең хәрби батырлыклары турында сөйләячәк. Алар шулай ук изге урыннар тарихы белән таныша алачак. Ярминкәдә Рус православие чиркәвенең төрле епархияләре карамагындагы приход гыйбадәтханәләре һәм монастырьлар катнаша.
Экспозициядә чиркәү кирәк-яраклары, дини әдәбият, зәркән эшләнмәләре, фарфор һәм керамика, табигый тукымалар, монастырь һәм фермерлык продуктлары, үсемлек майлары, үлән чәйләре, тәм-томнар һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә-ярминкә кысаларында монастырьда мәгърифәтчелек характерында очрашулар, руханилар белән әңгәмәләр һәм дини музыка концертлары үткәрү планлаштырыла.
Күргәзмә 8-13 нче майда – 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр, 14 майда 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Зур Кызыл урамы, 5 адресы буенча эшләячәк. Керү – ирекле, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе сайты.